В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә Татарстан буенча урыны белән буран булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). 17-нче декабрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез юеш кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан, талгын.
Һава температурасы төнлә ТР башкаласында минус 2-4 градус булачак, көндез температура минус1дән + 1 градуска кадәр булачак.
Республикада шулай ук юеш кар көтелә, кайбер районнарда, урыны белән көчле бозлавык, төнлә буран булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 1-дән 6 градуска кадәр салкын, көндез – минус 3-тән +2 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.