Эшләр барышында тарихи конструкцияләр һәм архитектура элементлары торгызылачак
Фото: Денис Гордийко
Бинада электр һәм су белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе, ерактан торып керү контроле челтәрләре алыштырылачак, шулай ук инвалидлар өчен уңайлы мохит оештырылачак. Реставрация кысаларында тарихи конструкцияләрне һәм архитектура элементларын торгызу, тәрәзәләрне алыштыру һәм ишек уемнарын ремонтлау планлаштырыла.
Эшчеләр шулай ук бинага комплекслы гидросаклагыч үткәрәчәк, стропилалар көчәйтеләчәк һәм стеналардагы ярыкларны бетерәчәкләр. Мәдәни мирас объекты 1955 елда төзелгән.
Күптән түгел KZN.RU Иске Татар бистәсендә укытучылар семинариясе төзекләндереләчәк дип җиткерде.