Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2020, 09:50

Казанда Рихард Зорге урамы төзекләндереләчәк

Даурия урамыннан алып Юлиус Фучик урамына кадәрге участокта асфальт-бетон өслегенең өске катламы алмаштырылачак һәм тротуарлар төзекләндереләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Быел Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча , Даурия урамыннан алып Юлиус Фучик урамына кадәр 3,2 чакрым озынлыктагы участокта Рихард Зорге урамы ремонтланачак. Ремонт вакытында асфальт-бетон өслегенең өске катламы алмаштырылачак, тротуарлар төзекләндереләчәк.

4 чакрым озынлыктагы Рихард Зорге урамы - Казанда иң озын урамнарның берсе, ул Совет һәм Идел буе районнары территориясендә урнашкан. Даурия, Бертуган Касыймовлар, Җиңү проспекты, Юлиус Фучик һәм Дубравная урамнарын кисеп үтә. Биредә өч метро станциясе урнашкан: «Горки», «Җиңү проспекты» һәм «Дубравная». Урам буенча шулай ук автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутлары да уза.

Урам Советлар Союзы Герое Рихард Зорге хөрмәтенә 1967 елда аталган. Урам башында совет күзәтчелек итүчесенә бюст куелган, 2005 елның маенда мемориаль такта ачылган.

Рихард Зорге урамы, Җиңү проспекты кебек үк, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектының бер өлеше булган «Җиңү урамнары» проектына керде. Аның максаты - Җиңүнең 75 еллыгы елында Бөек Ватан сугышы белән бәйле урам-юл челтәре объектларын ремонтлау, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар