Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2023, 16:11

Казанда гомуми суммасы 4 млрд сумнан артык булган 18 юл участогы ремонтланачак

БРИКС саммитына әзерлек кысаларында шулай ук 12 авария хәлендәге баскычны һәм дүрт җир асты кичүен яңартачаклар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь, Диләрә Гафурова). Казанда 4,370 млрд сумлык 18 юл участогын ремонтлау планлаштырыла. Эшләр БРИКС – 2024 саммитына шәһәр инфраструктурасын әзерләүгә ТР бюджеты бүлеп биргән акчалар хисабына башкарылачак. Бу хакта чараны уздыруга әзерлек буенча штаб утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«2013 елда Универсиадага әзерләнү кебек глобаль эшләр булмаячак, чөнки безнең шәһәр юлларының 85% ы инде норматив хәлгә китерелгән. Шулай да, халык Мәскәү, Сул як Болак, Уң як Болак урамнарын һәм тагын 15 урамны ремонтлауны бәяләячәк дип ышанам. Бу безнең автомобильчеләрне дә, җәмәгать транспортында йөрүчеләрне дә сөендерәчәк», – дип билгеләп үтте штабны уздыручы Казан Мэры Илсур Метшин.

Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, ремонт 18 юл участогына кагылачак, алар арасында Островский, Карл Маркс, Чистай, Фатыйх Әмирхан урамнары бар. Шулай ук Николай Ершов, Пушкин һәм Театр урамнары буенча тротуарлар яңартылачак. Юллар буйлап меңнән артык агач һәм куак, биш меңгә якын күпьеллык һәм 18,5 меңнән артык берьеллык үсемлек утыртылачак.

Шулай ук тукталыш павильоннарын һәм кривбрусны алыштыру, куркынычсызлык коймаларын урнаштыру, 12 авария хәлендәге баскычны һәм дүрт җир асты җәяүлеләр кичүен ремонтлау планлаштырыла.

«Хәзерге вакытта заказчы «Главтатдортранс» ДКУ бу эшләр буенча аукционнар үткәрүгә конкурс документациясен әзерли», – дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Лифтларны алты җир өсте кичүләрендәге күтәрү платформалары урынына урнаштыру планлаштырыла. Өч объект буенча проект-смета документациясе эшләнгән, калганнары буенча ул декабрьгә әзер булачак.

Игорь Куляжев торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга юл-төзелеш сезоны башланганчы коммуникацияләрне алыштыру эшләрен тәмамлауны сорап мөрәҗәгать итте.

«Игътибар итәсем килә, беренче чиратта юлларны ремонтлау алдыннан инженерлык коммуникацияләрен алыштыру буенча эшләр башкарырга кирәк, чөнки алар ремонтланырга тиешле юллар астыннан уза. Төзелеш сезоны башланганчы тәмамлансын өчен, бу эшләрнең башкарылуын график буенча контрольгә алуыгызны сорыйм», – диде Игорь Куляжев.

Фоторепортаж
Башкарма комитетта БРИКС саммитына әзерлек буенча штаб утырышы узды
Видеорепортаж
23.11.2023 13:04
Башкарма комитетта БРИКС саммитына әзерлек буенча штаб утырышы узды
Барлык яңалыклар