Эшләр «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). Казанда Ершов урамының 1,7 км озынлыктагы машиналар йөрү өлешен ремонтлау тәмамланды.
Юлның машиналар йөрү өлешендә 45 мең кв. метрдан артык мәйданда югары чыдамлы вак таш-мастикадан торган асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән һәм борт ташлары урнаштырылган. Моннан тыш, 2,2 мең кв. м мәйданда тротуарның асфальт-бетон катламы ремонтланган, 796,4 кв. м мәйданда яңа тротуар ясалган.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 221 юл билгесе, бер светофор, 2 тукталыш павильоны һәм 251 метр рәшәткә койма урнаштырылган, шулай ук юл тамгасы төшерелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 8,5 км булган 6 урамда ремонт үткәрелә. Эшләр Восход урамында, Четаев урамында, Бондаренко урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр тәмамланган. Шулай ук Әмирхан урамы, Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр, Салмачы поселогының Центральная урамы һәм Энергетиклар урамы яңартылачак.