В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм кунакларын якты мәдәни программа көтә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Дөрес урын сайланган. Урицкий исемендәге мәдәният йорты яки «Мәскәү» мәдәният үзәге район үзәгендәге төзекләндерелгән паркта урнашкан. Ләкин бу урын гына үзгәреп калмады. Мәскәү районы үсеш ала, яңа торак төзелә, торак фонды, ишегаллары, социаль учреждениеләр капиталь ремонтлана һәм, сүз уңаеннан, алар дизайн ягыннан яхшы модаларны законлаштыручылар булып тора. Еш кына беренчеләрдән булып программаларны тапшыралар һәм балалар бакчалары, мәктәпләр буенча гадәти булмаган карарлар табалар», – дип җиткерде Мэр Илсур Метшин.
Сергей Миронов сөйләвенчә, бәйрәм кунакларын якты мәдәни программа көтә. Сәхнәгә Мәскәү районыннан чыккан шәхесләр – Эльмира Кәлимуллина, Роман Плеханов, Дмитрий Железнов һәм башкалар чыгачак. Шулай ук кунакларны район тарихы турында фотокүргәзмә һәм бүләкләү көтә.
Мәскәү районы 1973 елда Ленин районы составыннан аерып чыгарылып төзелгән, дип искәртте администрация башлыгы. Бүгенге көндә биредә 130 меңнән артык кеше яши.