Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2020, 16:37

Казанда сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» пассажирлар судносын рейска чыгару тантанасы узды

Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казанда автомобильләрне газ белән тулыландыруның беренче өч компрессор станциясе (АГНКС) ачылды һәм сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» пассажирлар судносын рейска чыгару тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Видеоконференция режимында Питрәч районында АГНКС-1, Яшел Үзән районында «Новая Тура» АГНКС, Чаллыда «Раритэк» АГНКС ачылды. Мәртәбәле кунаклар символик төймәгә бастылар, шуның белән станцияләр эшли башлады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» пассажирлар судносы бортына күтәрелделәр.  Борт Кремль яр буеннан рейска чыкты.

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бу – сыекландырылган табигый газда эшләүче судноны төзүнең Россиядә беренче тәҗрибәсе. Судноны ягулык белән «Газпром газомоторное топливо» компаниясе тәэмин итә.

«Без республика һәм «Газпром» компаниясе тормышындагы ике әһәмиятле вакыйгада катнашабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренчедән, «Газпром» белән берлектә без газ салу пунктлары челтәрен үстерүнең икенче этабын уңышлы гамәлгә ашырдык. Тагын берсе – сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» пассажирлар судносын беренче рейска чыгардык. Моңарчы Россия флотында моный суднолар юк иде».

Тантанада тагын «Судостроительная Корпорация «Ак Барс»АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «Холдинговая компания «Ак Барс» АҖ генераль директоры Иван Егоров, башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» пассажирлар судносын рейска чыгару тантанасы
Барлык яңалыклар