В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гыйбадәтханәдә тантаналы гыйбадәт кылу узачак һәм орган төркеме чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). 25-нче һәм 26-нчы сентябрь көннәрендә Казан лютераннары Карл Маркс урамы, 26 адресы буенча урнашкан Изге Екатерина кирхасы бинасы төзелүгә 250 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Бу вакыйга уңаеннан чиркәүдә тантаналы гыйбадәт һәм концерт үткәрәчәкләр.
Чараларның рәсми өлеше 25-нче сентябрьдә 15:00 сәгатьтә, ә мәдәни өлеше 17:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар алдында лютеран кирхасының орган төркеме һәм Татарстан Республикасы Алман йортының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
26-нчы сентябрьдә бу бәйрәм Россиянең Евангелие-лютеран чиркәвенең Архиепискобы Дитрих Брауэр һәм Идел буе-Кама пробствосы настоятеле Владимир Проворов катнашында тантаналы гыйбадәт кылу белән дәвам итәчәк. Служба 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Шәһәр башкарма комитетының иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итү бүлеге.
Белешмә
Лютеран Изге Екатерина чиркәве 1771 елда ачылган. Аның беренче ике катлы таш бинасы нибары өч ел гына тора: 1774 елның июлендә, Емельян Пугачев штурмы вакытында агач конструкцияләр янып бетә, бөтен архив юкка чыга. Әмма 1777 елга чиркәү мәхәллә кешеләре көче белән торгызылган. 1861-1863 елларда Казан архитекторы урынбасары Лев Хрщонович проекты буенча чиркәү бинасы готика элементлары белән роман стилендә киңәйтелгән һәм үзгәртеп төзелгән. Үзгәртеп төзелгән чиркәүне 1863 елның 1-нче декабрендә изгеләштергәннәр. 1903 елда чиркәү бинасын тагын бер кат ныклап төзекләндергәннәр.
Лютеран кирхасы биналарында гыйбадәтләр генә түгел, башка рухи чаралар да үткәрелгән – ул Казан алман җәмгыятенең милли-мәдәни үзәге булган. Кирхада хор җырлаган, алман телендә пьесалар куелган, якшәмбе көнне Казанның алман һәм катнаш гаилә балалары укыган. 1929 елның декабрендә кирха бинасы эчке эшләр органнары ведомствосына күчә, чиркәү архитектура ансамбленең бер өлеше югала. 67 елдан соң, 1996 елда, шәһәрнең лютеран-алманнарына чиркәү бинасын тантаналы рәвештә кире кайтару була.
2014 елда чиркәү бинасын реставрацияләү тәмамлана.