В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Апрельдән башлап, энәләр һәм ыргак ярдәмендә бәйләү буенча бушлай курсны 40-ка якын кеше узды инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Казанда «Бәйләү мәктәбе»нә яңа төркем туплау башланды Бушлай дәресләр пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм проект кысаларында әлеге курсны моңа кадәр узмаган башка теләүчеләр өчен оештырыла. Төркемдә 12-гә кадәр кеше шөгыльләнәчәк.
Дәресләр 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр пәнҗешәмбе – 1-нче, 8-нче, 15-нче, 22-нче, 29-нчы август көннәрендә узачак. Бу вакыт эчендә проектта катнашучылар элмәк җыярга һәм исәп-хисап ясарга, «бактус» модалы яулыгы, башлыклар һәм оекбашлар бәйләргә өйрәнәчәкләр.
Бушлай дәресләр Гаврилов ур., 22 адресы буенча урнашкан «Лада» яшүсмерләр клубында узачак. Телефон аша алдан язылып кую мәҗбүри: (843)236-65-61. Катнашучыларга үзләре белән бәйләү энәләре һәм җеп алып килергә кирәк булачак, дип хәбәр иттеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында.
Апрельдән башлап, энәләр һәм ыргак ярдәмендә бәйләү буенча бушлай курсны 40-ка якын кеше узды инде.