Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2021, 10:14

Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары волонтерларын Рекрутинглау үзәге ачылды

Кандидатлар ирекле ярдәмчеләр командасына эләгү өчен әңгәмә узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары волонтерларын Рекрутинглау үзәге ачылды. Ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында урнашкан. Монда кандидатлар алда торган уеннарның волонтерлары командасына эләгү өчен әңгәмә уза алачак.

Үзәккә килүчеләр билгеле бер кагыйдәләрне үти. Волонтерлыкка кандидатларны администратор каршы ала, шәхси кабинетта күрсәтелгән мәгълүматларны тикшерә һәм әңгәмә зонасына озата. Интервью үзе якынча 30 минут дәвам итә. Әлеге вакыт дәвамында рекрутер кандидатның мәнфәгатьләрен һәм күнекмәләрен аныклый, инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерә, шулай ук туры килгән позицияне сайлый. Соңгы карар гариза биргән кешеләрнең барысы да интервью узганнан соң чыгарылачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары рекрутинг кампаниясе кысаларында 2 мең 250 ирекле ярдәмче сайлап алынырга тиеш. Барлыгы 4,5 мең гариза тапшырылган. Рекрутинглау кампаниясе инде берничә ай онлайн-режимда уза, хәзер исә волонтерлыкка кандидатлар белән сынау сөйләшүләре гадәти форматта дәвам итәчәк.

Уеннарда волонтерлар 20-дән артык юнәлеш буенча җәлеп ителәчәк: спорт, технологияләр, тамашачылар өчен сервислар, медицина, делегацияләр атташелары, ММЧ белән үзара хезмәттәшлек, килү һәм китү, беркетмә һәм башкалар. Ирекле ярдәмчеләрне түбәндәге категорияләргә бүләчәкләр: ярыш мәйданчыклары волонтерлары, атташе, сервис юнәлешләре волонтерлары. Ярдәмчеләрне сайлау 2021 елның октябрь аена кадәр дәвам итәчәк, аннары аларны укыту башланачак.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28-нче гыйнвар көннәрендә узачак. Спорт программасына 7 спорт төре буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстеннән йөгерү. Ярышларда 99 илдән интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 2 меңнән артык атлет һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.

Барлык яңалыклар