В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә авыр тормыш хәлендә калган шәһәр халкы ярдәм ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Казанның Самосырово бистәсендә Мир урамы, 62ж адресы буенча «Благовест» социаль үзәге эшли башлады. Яңа оешма авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәчәк.
Казан епархиясенең чиркәү хәйриячелек һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге каршында оештырылган үзәк мохтаҗларга түләүсез яшәү һәм туклану тәкъдим итәчәк, документларын торгызырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, оешма хезмәткәрләре рухи һәм психологик ярдәм күрсәтәчәк.
Битараф булмаган кешеләр приют өчен кирәкле әйберләрне тапшырып, социаль үзәккә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә ала. Үзәк хезмәткәрләре белән телефон аша элемтәгә керергә мөмкин: 8-937-283-66-33, 8-927-67-112-06, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.