Комплекста йөзү, баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш һәм гомуми физик әзерлек буенча күнекмәләр уздыру мөмкинлеге бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Михаил Ченцов). Казанның Дәрвишләр бистәсендә (Тирәкле ур., 2а) “Ракета” яңа йөзү бассейны ачылды. Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, FINA Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Россия Суга сикерү федерациясе президенты, Россия синхрон йөзү федерациясе президенты, Россия су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катншаты.
"Ракета" бассейны 2017 елда "2016-2020 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән. Спорт комплексы дүрт катлы бинаада урнашкан, анда ике бассейн (кече һәм зур), спорт һәм көрәш заллары бар. Комплекста йөзү, баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш һәм гомуми физик әзерлек буенча күнекмәләр уздыру мөмкинлеге бар.
Бассейн нигезендә оештырылган йөзү секциясе тәрбияләнүчеләреннән тыш, биредә микрорайонда яшәүчеләр өчен массалы су керү мөмкинлеге бар. Бассейн тәүлегенә 600 кешегә кадәр кабул итә ала. Билгеләп үтәргә кирәк, бассейнга исем бирүдә биредә яшәүчеләр актив катнашты.
Ачылу тантанасының үзенчәлеге булып Балтач белән видеоконференц элемтә урнаштыру булды. Анда да бүген яңа бассейн ачылды. Рөстәм Миңнеханов казанлыларны һәм балтачлыларны сәламләде һәм әлеге вакыйгаларны истәлекле вакыйгалар, дип атады. “Бүген халыкара федерация, илебезнең су федерацияләре җитәкчелеге белән ике бассейн ачабыз. Яңа инфрастуктура спортчыларыбызга яңа нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дип ышанам. Иң мөһиме, хәзер казанлылар да бирегә йөзәргә килә ала. Җәйләребез кыска, шуңа да бассейннар кирәк”, - диде ТР Президенты.
Владимир Сальников, үз чиратында, “Ракетада” яңа талантлар ачылуына ышаныч белдерде. Ул шулай ук Татарстанда әлеге юнәлештә зур эш башкарылуын билгеләп үтте. “Татарстанның күп кенә спортчылары милли җыелма командаларга керәләр, халыкара ярышларда уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Әлеге бассейнда да киләчәк чемпионнар шөгыльләнер, дип ышанам”, - диде 4 тапкыр олимпия уеннары җиңүчесе.
Алексей Власенко Рөстәм Миңнехановка су спорт төрләренә булышлык иткән өчен рәхмәтен белдерде.
Тантананың хөрмәтле кунагы Хулио Маглионе шулай ук Татарстан хакимияте тарафыннан спорт инфраструктурасын үстерүгә бирелгән игътибарны билгеләп үтте. “Биредә без FINA тарихында иң яхшы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырдык. Бүген яңа бассейн ачылу шаһитлары булдык. Минем өчен иң мөһим күрстәкеч булып Татарстан Президентының ТР спорт министры белән берлектә спорт үсешенә керткән өлеше тора”, - диде ул. Ул шулай ук Казанда Су спорт төрләрен үстерү үзәге ачылуны фаразлады.
Азакта Рөстәм Миңнеханов яңа бассейн җитәкчелегенә 200 мең сумга сертификат тапшырды.
Билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында спорт объектларын масштаблы төзү дәвам итә. 2018 елда Татарстанда тагын 8 бассейн һәм 6 спорт залы барлыкка киләчәк. 2018 елда тагын 86 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 16 чаңгы базасы төзелеше планлаштырыла.