Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» рухи комплексы эшли башлады. Биредә «Авиценна» мәчете һәм «Целительница» храмы урнашкан. Ачылу тантанасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башкалар катнашты.
«Бүген без Татарстан Республикасы көнен һәм башкалабыз Казан шәһәре көнен билгеләп үтәбез. Әлбәттә, безнең өчен өченче бәйрәм – «Тыныч бакча» комплексы ачылышы. Балалар клиник хастаханәсе янында мәхәббәт белән төзелгән шундый объектларның булуы бик яхшы» — дип республика башлыгы сүзләрен аның матбугат хезмәте китерә. «Безгә авыр булганда, без барыбыз да үз Аллабызга мөрәҗәгать итәбез. Бу безгә өмет бирә. Монда мәчет һәм гыйбадәтханә төзү карары да изге эш булды».
Ачылу тантанасында И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең катнаш хоры «Аллилуйя» музыкаль композициясен башкарды. Шулай ук чарада барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре әйтелде.