Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2019, 14:44

Казанда Виталий Копылов бюстын ачтылар

Тантанада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, ТР Президенты, Татарстан башкаласы Мэры катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казанда Побежимов һәм Копылов урамнары чатында сәнәгать җитештерүен оештыручы, СССРның Социалистик Хезмәт Герое, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының элеккеге директоры, Россия Федерациясенең Атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов һәйкәлен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Герое, ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш һәм башка рәсми затлар ктанашты.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге чара – безнең күрнекле шәхесләрне хөрмәтләвебез. Ул ассызыклаганча, Виталий Копылов зур тормыш юлы узган, мөһим һәм яхшы проектларны гамәлгә ашырган. «Без бу кешенең авиатөзелеш өчен генә түгел, шәһәребез өчен дә күп нәрсәләр башкаруын онытмаска тиешбез, завод кешеләре өчен һәр елны торак гамәлгә тапшырылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Копыловка бюст кую фикере Россия Президенты Владимир Путин быел заводка килгән чакта шундый инициатива белән чыкканнан соң барлыкка килгән.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров шулай ук Виталий Копылов һәм аның эшләре турында истәлекне саклау мөһимлеген ассызыклады.

Россия Герое, ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш үз чиратында билгеләп үткәнчә, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе Копылов җитәкчелегендә тармакның алдынгы предприятиесенә әверелгән.

«Туполев» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары - Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе директоры Николай Савицких билгеләп үткәнчә, Виталий Копылов турында истәлекләр күңелләрдә саклана, ә авиатөзүчеләрнең барлык буыннары өчен ул Ватанга тугры хезмәте белән үрнәк булып калачак.

Белешмә

Виталий Копылов С.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен 1973 елдан 1994 елга кадәр җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе Ил-62, ИЛ-62М ерак магистральләр самолётларын, ике типтагы Ту-22М3 и Ту-160 стратегик бомбардировщикларын серияле чыгара башлаган. Виталий Копылов инициативасы белән йорт төзү комбинаты, мәктәпкәчә учреждениеләр, профилакторий, сырхауханә, лагерь, җитештерү остаханәләре һәм тулай торагы булган һөнәри-техник училище комплексы төзелгән, стадион реконструкцияләнгән, ел саен завод хезмәткәрләре өчен 30 мең кв.метрга кадәр торак файдалануга тапшырылган.

Фоторепортаж
С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе генераль директоры В.Е.Копылов бюстын ачу
Барлык яңалыклар