Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2018, 14:14

Казанда "Экологично" проектының хәйрия кибете ачылды

Ул социаль эшмәкәрлек принциплары буенча эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казанда "Экологично" хәйрия кибете ачылды. Ул социаль эшмәкәрлек принциплары буенча эшләячәк.

Казанлылар кирәкмәгән киемне икенчел чимал җыю мобиль пунктына тапшыра, аны шәһәрдә урнаштырылган махсус контейнерларда калдыра, шулай ук кибеткә турыдан-туры китерә ала. Аннары җыелган әйберләрнең бер өлеше хәйрия оешмалары һәм складлар буенча бүленәчәк, яраксыз кием-салым эшкәртүгә китәчәк, ә кием-салымның бер өлеше арзан бәяләрдән кибеткә сатылачак. Кибетнең кереме төрле социаль проектларны финанслауга юнәлдереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы кирәкмәгән кием җыю бары тик мобиль пункт базасында гына башкарылган иде, ул кышкы вакытка "Мега" сәүдә үзәгендә күчте. Әмма әйберләр тапшырырга теләүчеләр бик күп булганга, ә эшкәртү өчен әйберләр җыю буенча акция еш узмаганга, көн саен эшләүче стационар кабул итү ноктасы экологик проект үсешенә зур өлеш кертә.

Кибет көн саен Бауман урамындагы "Нур-Маркет" сәүдә үзәгендә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Проект турында тулырак мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.

Хәйрия кибете - ул тотрыклы социаль система, ул инде 70 елдан артык Бөекбритания, Америкада, Австралия һәм башка илләрдә эшли. 2010 елдан башлап хәйрия кибетләре Россиядә дә пәйда булды - әйтик, мондый кибетләр Мәскәү, Питер, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә бик уңышлы һәм актив үсеш ала. Хәйрия кибетләренең төп бурычы - яхшы, әмма кешеләргә кирәкмәгән әйберләрне башка кешеләр өчен файдалы ресурска әверелдерү.

Барлык яңалыклар