В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дипучреждение Спартак урамында урнашкан
Фото: Туризмны үстерү комитеты
Казанда Кыргызстанның Генераль консуллыгы ачылды. Бу хакта шәһәрнең туризмны үстерү комитетында хәбәр иттеләр.
Генераль консуллык ачылу партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм дипломатик элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Учреждение ике ил гражданнары өчен дә консуллык хезмәтләрен уңайлы итәргә булышачак.
Генераль консуллыкка Спартак урамы, 6 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.