Алар Пушкин ур., 24/26 һәм Восстание, 59 адреслары буенча урнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Татарстан башкаласында “Игелекле Казан” проекты кысаларында “Яхшы куллар” хәйрия складының ике өстәмә пункты ачылды. Бүгенге көннән киемнәрне, аяк киемнәрен һәм көндәлек кирәк-яракларын Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан үзәк складка гына түгел, Пушкин ур., 24/26 һәм Восстание, 59 (4 подъезд) адреслары буенча урнашкан ике яңа складка да тапшырып булачак.
Искәртергә кирәк, моңа кадәр “Яхшы куллар” хәйрия склады Декабристлар ур., 113 адресы буенча урнашкан иде. 2017 елның мартында Казан Мэры Илсур Метшин складта булганнан соң, шәһәрнең башка районнарында әйберләр кабул итү һәм аеру буенча ике өстәмә склад ачу кирәклеге турында сөйләгән иде. Башта “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондына Башкарма комитет Калинин урамының 3-нче йортында цоколь биеклегендәге катта урнашкан 1 мең кв.метрга якын мәйданлы бина тапшырды, шуннан соң Пушкин ур., 24 һәм Восстание ур., 59 адреслары буенча урнашкан тагын ике бина бирде.
Склад кием-салым, аяк киемнәре, җиһазлар һәм көнкүреш техникасы, балалар кирәк-яраклары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланмалар, озак вакыт саклана торган азык-төлек һ.б. кабул итә. Кием һәм аяк киемнәре чиста һәм бөтен булырга тиеш, ә көнкүреш кирәк-яракларын алга таба кулланырлык булырга тиеш. Әйберләр халыкның социаль яктан якланмаган категориясенә (аз керемле һәм күп балалы гаиләләр), авыр тормыш шартларына калган (янгында зыян күргән) гаиләләргә бушлай таратыла.
“Яхшы куллар” үзәк склады (Калинин ур., 3) дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефоны: 8 (843) 236-65-61.
Кабул итү пунктлары (Пушкин ур., 24/26 һәм Восстание, 59) дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли.