Ул һәркөнне 6:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель). Бүгенге көннән башлап Казан халкы Иске Аракчино поселогыннан паромда Югары Осланга кадәр барып җитә ала. Идел аша кичү көн саен 6:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк. Хәрәкәт интервалы 5-7 минут тәшкил итәчәк.
Транспортсыз пассажирлар өчен юл бәясе 80 сум тәшкил итә. Автомобиль 10 тоннага кадәр булган очракта 250 сум түләргә кирәк була, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, бу маршрут буенча боз кичүен 22 нче мартта яптылар.