В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Правда урамындагы 17/9 нчы номерлы йортта Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе 1967-2018 елларда яши.
Фото: Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). Казанда Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурен Мирумянцның истәлеген мәңгеләштерделәр. Мемориаль тактаны танылган галим яшәгән Правда урамындагы 17/9 нчы номерлы торак йорт фасадына урнаштырдылар.
Истәлек тактасында түбәндәге сүзләр язылган: «Бу йортта 1967-2018 елларда күренекле галим, Дәүләт гамәли оптика институтының 1963-1986 еллардагы директоры Сурен Осипович Мирумянц яшәгән». Язма рус һәм татар телләрендә эшләнде, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.
Мемориаль такта ТР Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт гамәли оптика институты (анда Сурен Осипович 23 ел дәвамында директор булып эшләгән) инициативасы буенча урнаштырылган. Истәлек билгесен ачу тантанасы Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашында узды.
Сурен Осипович Мирумянц (1925-2018) – галим, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Казан молекуляр спектроскопия һәм атмосфера оптикасы мәктәбенә нигез салучы. Дәүләт гамәли оптика институтында 23 ел директор булып эшләү дәверендә коры җир гаскәрләре, авиация һәм космос өчен инфракызыл җылылык визион приборлар булдыру буенча өстенлекле юнәлешләр кертелгән. Бу эшләнмәләрне институт яңа дәрәҗәгә чыгарган – Дәүләт гамәли оптика институты оптик технологияләр өлкәсендә Республиканың һәм илнең эре фәнни үзәкләренең берсе булды.