Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2024, 13:18

Казанда Казахстан шәһәренә бүләк итеп шагыйрь Абай Кунанбаевка бюст ачтылар

Скульптура халыклар арасында мәдәният һәм дуслык бердәмлеге символына әйләнде

Бүген Нурсолтан Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендәге скверда тантаналы рәвештә шагыйрь Абай Кунанбаевның бюсты ачылды. Казанга бу скульптурасын казахстанның Семей шәһәре хакиме халыклар арасында мәдәният һәм дуслык уртаклыгы йөзеннән бүләк итте.

195 кг авырлыктагы бюстны бронзадан башкардылар. Аның биеклеге 1,3 м тәшкил итә (гранит постаменты белән бергә – 3,5 м), киңлеге – 1,2 м. Семейдан рәссам Нурбол Калиев ясаган скульптураны казах телендәге «Абай» дигән язуы бизәп тора.

Шагыйрь 1845 елда туган. Абай Кунанбаев казах әдәбиятында шигъри әсәрләр иҗат иткән беренче кеше булган. Автор ватанга, табигатькә, кешелек кыйммәтләренә мәхәббәт турында язган. Аның мирасы ХХ гасыр башы татар шагыйрьләре иҗатына да йогынты ясаган.

Бюстны урнаштыруга скверны төзекләндерделәр. Биредә юлларны яңарттылар, яктырту һәм кече архитектура формалары барлыкка килде, территорияне яшелләндерделәр, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.

Шул ук скверда Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе хакимлегеннән тагын бер бүләк – «Тайказан» скульптурасы урнашкан. ТР башкаласы аны 2018 елда алды. Бу композиция шагыйрь Хуҗа Әхмәд Яссави мавзолеенда борынгы Казахстанның Төркестан шәһәрендә урнашкан төп нөсхәнең репликасы булып тора. Оригинал дөньякүләм металл сәнгате шедевры булып санала.

Казан версиясе 1,6 м биеклектәге (гранит постаментлы – 2,5 м) һәм 2 тонна авырлыктагы бронзадан эшләнгән. Ак гранитта язу бар – «Чәчәк ат, Казан! Көнчыгыш-Казахстан өлкәсеннән». Зурлыгы буенча ул оригиналдан аерылмый.

Тантаналы чарада Казахстан мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Барлык яңалыклар