Россия Көнен бәйрәм итү Җиңү паркында тантаналы чара белән башланып китте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь, Алена Мирошниченко). Бүген, Россия Көнендә, Казанның Җиңү паркында 50 метрлы флагштокны ачу һәм Россия Федерациясенең дәүләт байрагын күтәрү тантанасы булды. Солдат анасына куелган һәйкәл артындагы импровизацияләнгән сәхнәдә патриотик җырлар яңгырады, ә Россиянең яшь гражданнары тантаналы шартларда беренче паспортларын алдылар.
Бәйрәм өлкән буын вәкилләрен, ветераннарны, яшьләрне һәм республика активистларын берләштерде. Бәйрәмне ачу тантанасына ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе әгъзасы, «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнованы һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең «Буыннар бәйләнеше» федераль проекты координаторы ярдәмчесе Ирина Галимханованы чакырдылар.
Любовь Смирнова, ватандашларын бәйрәм белән котлап, бу вакыйганың республика өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. «Бүген Россия көне генә түгел, Татарстан көне дә, чөнки без Россия Федерациясе составында. Мин һәрвакыт, хәзерге сыман, зур тату гаилә булып яшәвебезне телим», - дип мөрәҗәгать итте ул шәһәр халкына.
Актив яшьләр вәкиле Ирина Галимханова үз чиратында ветераннарга рәхмәт белдерде һәм илнең чәчәк атуы өчен алар тарафыннан куелган тырышлыкның мөһимлеген ассызыклады. «Без, Казан яшьләре, сезгә зур хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә илебез үсте һәм үсүен дәвам итә. Сезнең хезмәтегез бушка китмәде, дип әйтәсем килә, без мондый бай һәм бөек илдә яшәвебез белән горурланабыз, безнең алда барлык ишекләр дә ачык. Без Россия Федерациясе гражданнары исемен намус һәм горурлык белән йөртәбез», - диде ул.
Тантана дәүләт гимны астында Россия Федерациясе байрагын күтәрү белән дәвам итте. Искәртеп узабыз, флагшток РФ Иҗтимагый палатасы инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Мәмләкәт 21 гасыр» милли мәдәни-патриотик программасы кысаларында урнаштырылды. Бүген шулай ук тантанада катнашкан Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов элегрәк билгеләп үткәнчә, 50 метрлы флагштоклар Волгоград һәм Омск шәһәрләрендә куелган инде, ә 2020 елга аларны илнең барлык субъектларында да урнаштыру планлаштырыла.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы, генерал-майор Александр Бородин, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Воронова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе урынбасары, иҗтимагый контроль, иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов һәм башкалар катнашты.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Көне белән котлыйм! Бүген без сезнең белән бергә бөек илнең бөек байрагын күтәрдек. Биредә катнашкан һәр яшь кешегә теләкләремне җиткерәсем килә: үз илегез белән горурланыгыз, аны яратыгыз һәм Татарстан Республикасы гимны, Россия Федерациясе гимны, аларның байраклары һәрвакыт горур җилфердәсен. Без һәрвакыт иң мөһим мактау пьедесталларында булыйк, яшьләребезнең казанышлары белән горурлана алырлык булсын», - дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Фазлыева шәһәрлеләргә. Юрий Камалтынов һәм Евгений Варакин белән бергә ул сигез казанлыга, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.
Тантана шәһәр вокаль һәм хореография коллективларының иҗади чыгышлары белән үрелеп барды.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Россия Көне 12 мәйданчыкта билгеләп үтелә. Шәһәр халкын һәм кунакларын концертлар, паркларда һәм скверларда күңел ачу программалары, иҗади мастер-класслар, патриотик акцияләр, шулай ук салют көтә. Чараларның тулы программасы белән биредә танышырга мөмкин.