Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2018, 12:56

Казанда "Беренче" шәһәр шахмат мәктәбе ачылды

Спортчылар өй туен Казан Мэры кубогына шахмат буенча команда турниры финалы белән билгеләп үттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казанда "Беренче" спорт мәктәбе бинасында беренче шәһәр шахмат мәктәбе ачылды. Анда даими нигездә 115 бала шөгыльләнәчәк. Шахмат такталарын беренчеләр булып шахмат буенча Казан Мэры Кубогына команда турниры финалистлары сынады. Ярышларда 63 укучы катнашты.

Яңа мәктәп җитәкчелеген һәм укучыларын өй туе белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, ТР Шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров котлады. Бина буйлап экскурсияне кунакларга "Беренче" спорт мәктәбе директоры Миләүшә Ибраһимова үткәрде. Ул яшь шахматчыларның тулысынча яңартылган бинага килүе турында сөйләде, бина 65 ел ремонт күрмәгән булган. Капиталь ремонт кысаларында инженерлык челтәрләре, идәннәр алыштырылды, түшәм ремонтланган, бизәү эшләре башкарылды, яңа җиһазлар сатып алынды һәм башкалар.

Шахматчылар өчен күнегүләр һәм зур ярышлар уздыру өчен бөтен шартлар тудырылган - турнир шахмат җыелмасы сатып алынган, ярышлар залында бөтен дөньядан шахматчылары белән онлайн-уеннар өчен 3 монитор урнаштырылган, ә уку сыйныфларында уеннар барышын ике зур экраннан күзәтеп була. Светлана Вострикова мәктәп ачылганда шахматчыларның теләкләре исәпкә алынуын сөйләде. "Без барлык теләкләрне дә максималь рәвештә исәпкә алырга тырыштык, моның өчен Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбеннән махсус консультацияләр алдык", - дип билгеләп үтте Светлана Вострикова. Ярышлар көннәрендә мәктәп 80-гә кадәр спортчы сыйдыра алачак, гадәти көннәрдә биредә 115 кеше шөгыльләнә ала.

Яңа шахмат такталары өчен беренчеләрдән булып Казан Мэры кубогына шахмат буенча команда турнирында катнашкан 63 кеше утырды. Спортчыларны финиш турысына чыгу белән Евгения Лодвигова котлады.

"Мондый мәктәпкә ия булу - Казан Мэриясенең күптәнге хыялы иде. Иң яңа технологияләр бу мәктәптә тәкъдим ителгән инде, монда иң текә чемпионнар гына үсәчәк! Бүген иң көчлеләр генә финалга җитте, мин барыгызга да җиңүләр, уңышлар телим", - диде Евгения Лодвигова.

Шахмат буенча Мэр кубогы ел саен Казанда уза, быел ярышлар иң массалы булды – сайлап алу турнирларында 729 укучы өч яшь төркемендә катнашты: 1-4 сыйныф, 5-8 сыйныф һәм 9-11 сыйныф укучылары.

"Мин спортның төрле төрләре белән шөгыльләнәм, әмма шахматны барыннан да бигрәк яратам, гәрчә алар белән профессиональ шөгыльләнмәсәм дә. Бу - үзем өчен генә түгел, көндәшем өчен дә уйларга кирәк булган стратегик уен, монда мин логик фикерләүне үстерәм", - диде ярышларда катнашучы Рәүф Яруллин.

Финалистлар арасында яшь уенчылар да, шахматчылар династиясен дәвам итүчеләр дә бар. Әйтик, 8 яшьлек Роман Илларионовның әнисе - шахмат буенча спорт мастеры, аның бабасы һәм абыйсы шулай ук спортның бу төре белән профессиональ рәвештә шөгыльләнгән.

"Буш вакытта әни һәрвакыт минем белән шахмат уйный, ул мине мәктәпкә алып килде, миңа җиңәргә ошый, бу ярышларда да җиңәсем килә", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Роман Илларионов.

Мәктәп стеналарында укучылар гына шахмат белән шөгыльләнмәячәк – "Игелекле Казан" проекты кысаларында бер көн инвалидлар өчен бүлеп бирелгән, шулай ук мәктәптә ветераннар белән шөгыльләнү өчен вакыт биреләчәк.

Фоторепортаж
"Беренче" шәһәр шахмат мәктәбе ачылу
Видеорепортаж
19.12.2018 11:31
"Беренче" шәһәр шахмат мәктәбе ачылу
Барлык яңалыклар