Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.01.2020, 10:58

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачыла

Җыелган агачлар фермер хуҗалыкларында терлек һәм кош-корт өчен җылы түшәк сыйфатында файдаланылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). 10-нчы гыйнварда Казанда тере Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачылачак. 31-нче гыйнварга кадәр шәһәрлеләр махсус контейнерларда чыршы, нарат, ак чыршы, чыршы ботаклары калдыра алачак. Барлык җыелган агачлар да фермер хуҗалыкларына озатылачак, анда аларны терлекләр һәм кошлар өчен җылы түшәк сыйфатында файдаланачаклар.

Кабул итү пунктлары тәүлек буе түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: Гадел Кутуй урамы, 160 (Идел буе экологик компаниясе офисы янындагы контейнер) һәм Җиңү Проспекты, 141 (сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендәге контейнер).

Чыршыны тапшырыр алдыннан бизәкләрдән һәм уенчыклардан чистартырга кирәк. Агачлар физик затлардан гына кабул ителә. Юридик затлардан һәм берләшмәләрдән зур партияләр белән чыршыларны кабул итү шартларын ачыклау өчен түбәндәге телефон аша шалтыратырга мөмкин: +7(987) 413-54-75, дип хәбәр итә Идел буе экологик компаниясе.

Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чыршылар җыю буенча акция Татарстан башкаласында инде беренче тапкыр гына узмый. 2019 елда 4 тоннадан артык тере чыршы җыелган, алар кәҗәләр өчен азык буларак кулланылган.

Барлык яңалыклар