В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультация өчен телефоннар 5-нче июньнән 19-нчы июньгә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Казанлыларга балалар ялы хезмәтен күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәчәкләр. Кызыксындырган сорауларны 5-нче июньнән 19-нчы июньгә кадәр кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин.
Җәйге каникуллар башлану чорында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе балалар ялы хезмәтен күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә карата гамәлдә булган норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештыра.
Халыктан шалтыратулар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә түбәндәге телефон аша тәүлек дәвамында кабул ителәчәк: 8 (800)555-49-43.
Шулай ук эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) кулланучылар өчен консультация үзәге белгечләре (843)221-90-16 телефоны буенча сорауларга җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) түбәндәге телефон аша шалтыратып булачак: (843)273-15-83, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында.