В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспонатлар арасында – Советлар Союзы Героеның шәхси әйберләре һәм ул очкан самолетларның макетлары.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы август). 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында легендар очучы-фронтовикка Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә 65 ел тулу уңаеннан Михаил Девятаев турында «Батырлыкка тиң тормыш» дигән күргәзмә ачыла.
Экспонатлар арасында Михаил Девятаевның шәхси әйберләре урын алган. Шулай ук килүчеләр «Хейнкель» макетын да күрә алачак. Бу самолетта 1945 елның 8 нче февралендә 10 совет хәрби әсире Узедом утравыннан качалар.
Девятаев качуы белән совет командованиесе Узедом яшеренгән объекты турында мәгълүмат һәм «Фау» ракета җайланмаларының төгәл координатларын ала. Бу утрауга ясалган һава һөҗүменең уңышлы тәмамлануын тәэмин итә. «Хейнкель» самолетында СССРда аналоглары булмаган яшерен җиһазлар булган.
Күргәзмәнең инициаторы – очучы-геройның улы Александр Девятаев җитәкли торган Михаил Девятаев фонды. Казанның мавыктыргыч фән һәм техника йорты, Казан елга техникумы һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте партнерлар булып тора.
Күргәзмә 16 нчы августта 14:00 сәгатьтә ачыла. Аны музейга билетлар, шулай ук «Пушкин картасы» буенча 13 нче ноябрьгә кадәр килеп карарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Михаил Девятаев (1917–2002) 1934–1938 елларда Казан елга техникумында укый, параллель рәвештә аэроклубта шөгыльләнә. 1938 елда армиягә алына, 1940 елда Чкалов хәрби авиация училищесын (Оренбург) тәмамлый. 1941 елның 22 нче июнендә тревога буенча Минск ягына чыгып, ике көннән дошманның беренче самолетын бәрдерә. 1941 елның сентябрендә аягы яралана. Шуннан соң төрле модификациядәге У-2 самолетында оча. 1944 елда истребительләр отрядына кайта. 104 нче гвардия истребитель авиация полкының звеносы командиры исәбендә – бәреп төшерелгән 9 дошман самолеты. 1944 елның 13 нче июлендә әсирлеккә эләгә. Заксенхаузен концлагереннән качарга маташа, тотыла, үлемгә хөкем ителгән кеше дип игълан ителә һәм чит исем астында Узедом утравындагы концлагерьга җибәрелә.
1957 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Ул Мордовия Республикасының, Казанның, Вольгаст һәм Цинновиц кебек алман шәһәрләренең мактаулы кешесе булып тора.