Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2023, 11:44

Казанда Харис Якупов һәм аның укучыларының эшләре күргәзмәсе ачылачак

Ул Россиядә Педагог һәм остаз елына багышланган

Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). «Хәзинә» милли сәнгать галереясында 25 нче августта «Осталар остаханәсе. Харис Якупов һәм укучылары» күргәзмәсе ачылачак. Ул Россиядә Педагог һәм остаз елына багышланган һәм 29 нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Күргәзмәдә күрсәтеләчәк әсәрләр – Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музей фондының, шулай ук Россия сәнгать академиясенең бер өлеше. СССР сәнгать академиясенең (хәзерге Россия сәнгать академиясе) иҗади рәсем сәнгате остаханәсе Казанда 1977 елның гыйнварында СССР сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, СССРның халык рәссамы Харис Габдрахман улы Якупов җитәкчелегендә ачыла.

Аспирантларның беренче җыелмасы өчен Харис Габдрахман улы Якуповның сайлавы И.Е.Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын күптән түгел генә тәмамлаучыларга төшә.

Казан рәсем сәнгате остаханәсенең үзенчәлеге булып аның җитәкчесе һәр рәссамның иҗади шәхесен саклап калу яки ачыклау, осталык үсеше өчен шартлар тудыру, аларның һәрберсен мораль яктан югары күтәрү, профессиональ рәвештә пумала белән эшләргә этәрү омтылышы тора. Остаханә рәссам-стажерларының төп ориентирлары үзгәрмәгән – академик юнәлешкә иярү, натураль материал белән эшләү база булып кала, дип хәбәр итә галереяның матбугат хезмәте.

Бүген Казанда Россия сәнгать академиясенең иҗади рәсем сәнгате остаханәсен тәмамлаучылар сынлы сәнгатьнең төрле өлкәләрендә уңышлы эшлиләр, Татарстан һәм Идел буе югары уку йортларында һәм сәнгать училищеларында укыталар, оста салган традицияләрне дәвам итәләр. Остаханәнең яңа җитәкчесе – В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлаган танылган рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Ваһапов.

Барлык яңалыклар