В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә «Рәссам Николай Фешин» дигән масштаблы гобелен күрсәтеләчәк, аның өстендә эш 10 ел дәвам иткән.
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре авторы Анатолий Егоров күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә рәссамның гобеленнары тәкъдим ителәчәк, алар арасында «Иске фонтан», «Свияжск», «Казан. Бауман урамы», шулай ук 10 ел дәвамында тудырылган «Рәссам Николай Фешин» дигән зур гобелен бар.
Рәссамның барлык әсәрләре Россиянең төрле музейлары тупланмаларында, шулай ук безнең илдәге шәхси коллекцияләрдә, Бөекбритания, Греция, Голландия, АКШ һәм Франциядә саклана. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмә автор тарафыннан Г.Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителәчәк.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, рәссамның гобелен сәнгате белән күп еллар мавыгуы станок рәсем сәнгате әсәрләрендә дә чагылыш тапкан, автор картиналарына кабатланмас стиль һәм колористик үзенчәлекләр салган.
Күргәзмә 22 нче март көнне 16:00 сәгатьтә ачылачак. Ул 28 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 31 нче мартка кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә бушлай керә ала.