Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2022, 12:08

Казанда Мәскәү фотографы Ольга Мичи күргәзмәсе ачыла

Автор Африка, Азия һәм Төньяк халыклары мәдәниятен саклау темасына багышланган эшләр, шулай ук төрле артефактлар сурәтләрен тәкъдим итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә Мәскәү фотографы һәм рәссам Ольга Мичиның заманча цифрлы сәнгать өлкәсендә ике күргәзмәсе ачыла.

Экспозиция «Уязвимые» һәм «Лицо божества» проектлары белән тәкъдим ителәчәк. Беренчесе Африка, Азия, Төньяк халыклары мәдәниятен саклау темасына багышланган һәм өч блоктан тора. «Көньяк» бүлеге Көньяк Эфиопиядәге Омо елгасы үзәнен күрсәтәчәк, анда ил өчен отышлы, әмма бу үзәннең төп халыкларының тормыш рәвешенә комачаулаучы дамбалар төзелеше башланган. «Көнчыгыш» блогы күргәзмә кунакларына Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге киң территорияне күрсәтәчәк, анда элек-электән заманча дөнья чынбарлыгына җайлашырга мәҗбүр булган берничә төп халык яши. «Төньяк» бүлеге кунакларны Чукотка халкы белән таныштырачак.

Шулай ук килүчеләр дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең рәссамга бүләк ителгән чын артефактларын да күрәчәкләр, аларны ул Көнчыгыш дәүләт музеена тапшырган.

Икенче «Лицо божества» проекты пластик технологияләр кулланып башкарылган фотоэшләр сериясен үз эченә ала. Автор борынгы җәмгыять чорындагы артефактлар – сәнгать предметлары һәм заманча сәнәгать җитештерүе продуктлары сурәтләрен куллана.

Проект кысаларында оештыручылар өстәмә чаралар әзерләгәннәр. 6 нчы апрельдә Көнчыгыш дәүләт музееның Якын һәм Урта Көнчыгыш, Көньяк һәм Үзәк Азия сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Дарья Ванюкованың «Солнце Африки в музее Востока: коллекции и собиратели» дигән лекциясе булачак. 8 нче апрельдә рәссам һәм күргәзмә кураторы экскурсиясе узачак, ә 9 нчы апрельдә Ольга Мичи барлык теләүчеләр өчен түләүсез лекция уздырачак.

Күргәзмә 7 нче апрельдә 17:00 сәгатьтә ачыла. Ул 5 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар