Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2018, 09:38

Казанда стационары һәм хайваннар өчен кунакханәсе булган ветеринария дәваханәсе ачыла

Мондый форматтагы дәваханә Татарстанда беренче һәм Идел буенда иң алдынгыларның берсе булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда 2018 елда Совет районындагы ветеринария дәваханәсен реконструкцияләү планлаштырыла. Учреждение нигезендә стационар, 50 хайванган исәпләнгән кунакханә һәм реабилитация үзәге булдыру каралган. Мондый форматтагы дәваханә Татарстанда беренче һәм Идел буенда иң алдынгыларның берсе булачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә “Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ җитәкчесе Тимур Галиев сөйләде.

Татарстан башкаласында дәүләт ветеринария берләшмәсен үстерү буенча масштаблы эшләр соңгы берничә ел дәвам итә. Зур игътибар материаль-техник базаны камилләштерүгә бирелә – бүгенге көндә Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарының дүрт участок ветеринария дәваханәсе төзекләндерелгән. Т.Галиев сөйләгәнчә, дәваханәләр өчен кирәкле оештыру техникасы, яңа лаборатор һәм дәвалау-диагностика җиһазлары алынган.

Быел Совет районындагы ветеринария дәваханәсен реконструкцияләү планлаштырыла. Бу шәһәрдә казанлылар песи һәм этләрен калдыра ала торган беренче дәүләт учреждениесе булачак. Биредә бер үк вакытта 50 хайван кала ала. “Стационар 20-гә кадәр хайван урнаштыру өчен исәпләнгән, - дип аңлатты Т.Галиев. – Реабилитация үзәге мөмкинлекләре катлаулы авырулардан соң хайваннарны тормышка кайтарырга ярдәм итәчәк”. Ул өстәгәнчә, әлеге проектны бюджеттан тыш чараларга финанслау планлаштырыла.

“Кешеләр өчен дәвалау инфраструктурасын яңартуга өйрәндек, ә менә хайваннар өчен стационар кунакханә әле күптән түгел генә ашмастай хыял иде. Хәзерге вакытта аның тормышка ашуы шәһәр үсешенең дәрәҗәсен күрсәтә”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.

Т.Галиев сүзләре буенча, Совет районындагы ветеринария дәваханәсен реконструкцияләү проекты расланган, аны гамәлгә ашыру өчен 10 млн сумга якын акча китәчәк, хәзерге вакытта тендер эшләре бара. Барлык эшләрне тәмамлау агымдагы елның көзенә планлаштырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.04.2018
Видеорепортаж
09.04.2018 09:29
Казанның ветеринария хезмәте 2017 елда 264 тонна сыйфатсыз продукцияне сатудан тыйган
Барлык яңалыклар