В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай ветеринария хезмәтләре шәһәр Мэры йөкләмәсе буенча халык мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә күрсәтеләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәр бистәләрендә этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерүнең бушлай мобиль пунктлары эшләячәк. Аларның беренчесе дүртаяклыларны бу шимбәдә, 3-нче июль көнне, Совет районының Вознесение бистәсендә кабул итәчәк.
Моңа кадәр мобиль пунктларны ачу турындагы карарны шәһәр башлыгы Instagram дагы туры эфирда яңгыратты. Ул казанлыларның шәһәр хакимиятенә күпсанлы йортсыз хайваннарга шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүләрен билгеләде. Шуңа бәйле рәвештә, Илсур Метшин, хуҗалары яшәү урыны буенча ветеринарларга мөрәҗәгать итә алсын өчен, этләрне бушлай вакцинацияләүне һәм стерильләштерүне оештырырга кушты. Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына урамда бистәләрдә яшәүче этләрнең көчекләре йөри. Бушлай стерильләштерүне гамәлгә кертү шәһәр урамнарында мондый хайваннар саны артуны киметергә тиеш.
Мобиль пункт якындагы шимбәдә «Вознесение» мәдәният йорты янында, Нардуган урамы, 45 адресы буенча эшли башлаячак. Ул 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Белгечләргә бу бистә кешеләре генә түгел, башкалар да мөрәҗәгать итә алачак. Эт хуҗалары хайваннарга медицина тикшерүе, вакцинация һәм стерильләштерү үткәрүче ветеринардан бушлай консультация ала алачак. Кабул итү тере чират тәртибендә башкарылачак.
Мобиль пунктның алга таба чыгу графигы бистәләрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып формалашачак. Гаризаларны торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда сукбай этләр белән эш федераль закон нигезендә алып барыла, ул андый хайваннарны тоту, вакцинацияләү, стерильләштерү һәм кире шәһәр мохитенә чыгаруны күздә тота. Соңгы ел ярым эчендә бу процедура аша шәһәрдә 4 меңгә якын эт узган.