Яңа ел хәйрия ярминкәсе мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен акча җыярга ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU 4-нче декабрь). 8 декабрьдә Казанда "Лавка чудес" ачыла – "Мәскәү" мәдәният үзәгендә яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак.
Чарада яңа ел уенчыклары, чыршы бизәкләре, бәйләнгән әйберләр, агач эшләнмәләре, картиналар һ.б. сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, ярминкә кысаларында кызыклы мастер-класслар һәм башка күңел ачу чаралары үткәреләчәк.
"Лавка чудес" Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, шулай ук "Игелекле Казан" проекты тарафыннан оештырыла. Барлык җыелган акчалар мохтаҗ балаларга ярдәм итүгә тотылачак.
"Лавка чудес" ярминкәсе 11.00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе.