Экспозициядә - XIX гасыр архитектурасы үрнәкләренә багышланган, республика территориясендә бүгенге көнгә кадәр сакланган фотоэшләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). А.С.Пушкин исемендәге Казан мәдәният үзәгендә автор Андрей Черенковның 60 еллыгына багышланган «Татарстанның архитектура мирасы» күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә - XIX гасыр архитектурасы үрнәкләренә багышланган, республика территориясендә бүгенге көнгә кадәр сакланган фотоэшләр. Борынгы биналар арасында биредә яшәгән бай крестьяннар, сәүдәгәрләр һәм алпавытларның йортларын, дворян утарларын, земство мәктәпләрен һәм хастаханәләрне, чиркәүләрне, мәчетләрне һәм мәдрәсәләрне күрергә мөмкин.
Күргәзмә 31-нче гыйнварда 16.00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр иттеләр А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә. Ул 31-нче мартка кадәр эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, керү бушлай.