Бәйрәм вәгазе 6.30 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 4-нче июньдә мөселманнар Гыйд әл-Фитр - Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасының барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазы укылачак, ә балаларны бәйрәм чаралары белән сөендерәчәкләр. Казанда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак.
6.30 сәгатьтә Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында бәйрәм вәгазе башланачак. Шуннан соң 7.00 сәгатьтә мөселманнар мөфти җитәкчелегендә бәйрәм намазын кылачаклар, ә кунакларны коймак белән сыйлаячаклар.
Район үзәкләре һәм авыл җирлекләре мәчетләрендә вәгазьләр һәм гает намазлары кояш чыкканнан соң 30 минуттан соң яки мәхәллә кешеләре карары буенча узачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Шулай ук Ураза гаете көнендә Казанның Горький исемендәге паркында «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме узачак.
Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете Татарстанда бәйрәмгә бәйле ял көне булып санала.