Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2025, 14:11

Казанда эт һәм мәчеләрне котыру авыруына каршы бушлай вакцинацияләү оештырылачак

Күчмә акцияләр 12 һәм 13 апрель көннәрендә узачак

12 һәм 13 апрель, ял көннәрендә Казанда йорт хайваннарын күчмә теркәү һәм котыру авыруына каршы вакцинацияләү узачак. Процедураларны Дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре үткәрәчәк.

Шимбә көнне, 12 апрельдә, мобиль пунктлар Колсәет торак массивында түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: Главная ур., 2 йорт адресы буенча 10:00 дән 12:00 гә кадәр һәм Зеркальная ур., 1 адресы буенча 12:10 дан 14:00 гә кадәр. Тагын бер күчмә теркәү һәм вакцинацияләү Казанның Мәскәү районында узачак, анда шәһәр халкын йорт хайваннары белән Декабристлар урамы, 178а адресы буенча 10:00 дән 14:00 гә кадәр көтәчәкләр. Салмачы торак массивында мобиль пункт башта Центральная урамы, 18 адресы буенча 10:00 дән 12:00 гә кадәр, ә 12:30 дан 14:30 га кадәр шәһәр халкын Центральная урамы, 139 да көтәчәкләр. Шул ук көнне вакцинацияләү һәм теркәү шулай ук Борисоглебск бистәсендә чиркәү янында 09:00 дән 12:00 гә кадәр узачак.

Якшәмбе, 13 апрельдә, процедуралар Зур Дәрвишләр торак массивында (Коопреатив ур., 8а) 10:00 дән 13:00 гә кадәр һәм Кече Дәрвишләр торак массивында (Кооператив ур., 33) 13:00 дән 16:00 гә кадәр үткәреләчәк. Шулай ук шәһәр халкын һәм аларның йорт хайваннарын Северный бистәсендә Давыдов һәм Литвинов урамнары киселешендә 09:00 дән 12:00 гә кадәр, Иске горки (Артель ур., 10) 10:00 дән 12:00 гә кадәр һәм Борисково бистәсендә (Якты Юл тыкрыгы, 4) 12:30 дан 14:30 га кадәр көтәчәкләр.

Өстәмә мәгълүмат алу һәм ветеринария табибы белән киңәшләшү өчен +7(843) 234-75-61 телефоны буенча шалтыратырга була.

Исегезгә төшерәбез, ике ай эчендә Казанда яшәүчеләр 2559 чиплаштырылган эт теркәгән, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Дәүләт ветеринария берләшмәсендә. Хайваннар турындагы мәгълүматны сылтама буенча карарга мөмкин. Дәүләт ветеринария клиникаларында «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация ясаганнан соң карау мөмкинлеге бирелә. Авторизацияне клиниканың ветеринария табибы башкара.

Барлык яңалыклар