Ярышлар 26-28 нче августта узачак.
Фото: Денис Гордийко
Бу елгы Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә самбоның иң көчле 8 көрәшчесе спартакиадада катнашу өчен чакырылган. Аларда Россиянең 33 төбәгеннән 120 спортчы катнашачак. Ир-атлар арасында ярышлар – 8, хатын-кызлар арасында 7 авырлык категориясендә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Ярышларның финал блокларын 27 нче һәм 28 нче августта туры эфирда «Матч ТВ» телеканалы күрсәтәчәк.
Белешмә
Самбо – Россиянең милли спорт төре. Совет елларында Анатолий Харлампиев, Василий Ощепков һәм Виктор Спиридонов тарафыннан эшләнелә. Самбоның рәсми барлыкка килү датасы – 1938 елның 16 нчы ноябре. 2023 елда бу спорт төренә 85 ел тула. Россиядә самбо белән 400 меңнән артык кеше һәм бөтен дөнья буенча 2 миллионнан артык кеше шөгыльләнә. 2021 елның 20 нче июлендә Халыкара Олимпия комитеты самбога олимпия спорт төре даими статусын бирде.