В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләк шәһәрнең яшь галимнәренә фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендәге казанышлары өчен тапшырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Казанда Арбузовлар исемендәге премияне алуга конкурс игълан ителде. Анда югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә укучы 35 яшькә кадәрге аспирантлар һәм яшь галимнәр катнаша ала.
Катнашу өчен Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына (Петербург ур., 70, каб.17) кирәкле конкурс документларын тапшырырга кирәк, аның исемлеге нигезләмәдә күрсәтелгән.
Гаризалар 18-нче октябрь 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Премияне бирү турында карарны экспертиза нәтиҗәләре буенча күпчелек тавышларга нигезләнеп, Арбузовлар исемендәге премияне билгеләү комитеты кабул итә.
Гомуми премия фонды 80 мең сум тәшкил итә.
Казанның яшь галимнәре арасында фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендәге күренекле тикшеренүләре өчен Арбузовлар исемендәге премияне алуга конкурс ел саен Казан федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең А.Е.Арбузов исемендәге Казан фәнни үзәгенең Органик һәм физик химия институты, Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр Советы белән берлектә, фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендәге тикшеренүләргә талантлы яшьләрне җәлеп итү максатларында оештырыла.