Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2022, 17:24

Казанда метрополитенның икенче линиясе интерьерлары конкурсында өч җиңүчене билгеләделәр

Жюри 27 проектны карады.

Фото: Шәһәр үсеше институты

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). Казанда метрополитен станцияләре интерьерларының иң яхшы концепциясенә ачык бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар. ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин җитәкләгән жюри утырышында өч җиңүчене сайладылар.

Жюри составына Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков, «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры Нияз Ситдыйков, «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм башкалар керде.

«Академия» станциясенең иң яхшы концептуаль карары дип Мәскәүдән Алиса Силантьеваның «Ткань познания» проекты танылды. Авторның фикере буенча, станция эскизлары экспериментальлекне чагылдыра һәм Академик Завойскийның фәнни эшчәнлеген хәтерләтә. Мәсәлән, проектның реактор җайланмасын хәтерләтүче дизайны – үзенчәлекләрнең берсе (станция өслеген каплау өчен түгәрәк тишекле панельләр файдаланылган).

«Зилант» станциясе өчен нигез итеп Rokot Studio Мәскәү архитектура бюросы проектын алырга карар кылдылар. Әлеге проект буенча җир өсте павильоннарының тышкы кыяфәте, жюри әгъзалары фикеренчә, метрополитенның икенче линиясенең барлык станцияләре өчен кулланылырга мөмкин. Платформаның стеналары эскизларда Зилантның кабырчыкларын хәтерләтүче төрле төскә керүче металлдан киселгән түгәрәк пластиналардан гыйбарәт. Шулай ук станция интерьерында чыгып тора торган төрле төстәге кристалларны куллану планлаштырыла. Проектта төп басым түшәмгә ясалган, аның хикмәтле формасы шулай ук хайваннар дөньясы темасына тоташа.

«Тулпар» станциясен бизәү нигезенә Мәскәүдән Денис Хохловның социаль проекты алыначак. Автор станцияне гаилә һәм дуслык темасына төрле балалар рәсемнәре белән бизәргә тәкъдим итә. Аларны урнаштыруның төп урыны итеп платформаның үзәк участоклары сайланган. Бу концепция шәһәрнең яшь халкын станцияне бизәү процессына җәлеп итәргә һәм балалар рәсемнәренең зур иҗади конкурсын үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә килгәндә, фикер алышу вакытында тәкъдим ителгән концепцияләрнең берсе дә жюри әгъзалары арасында җавап тапмады. Нәтиҗәдә, катнашучыларның берсенә дә беренче урынны бирмәскә һәм булачак станцияне рәсмиләштерү өчен оптималь проектны эзләүне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, конкурска проектларны кабул итү 2 нче майда старт алды һәм 5 нче июньдә тәмамланды. Барлыгы Казанның, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның төрле архитектура командаларыннан 24 гариза кергән, шуларның 17 се эш проектлары җибәргән. Нәтиҗәдә, жюри 27 проектны карады. Конкурсантлар концепцияләр һәм идеяләр тәкъдим итте, әмма җиңгән проектларны гамәлгә ашыру өчен аларның шактый эшләп бетерелүе кирәк.

Дизайн-проектларны бәяләгәндә берничә критерий исәпкә алынган: пассажирлар өчен уңайлылык һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү, станцияләр киңлеген оптималь куллану, интерьерның әйләнә-тирә мохит һәм район контексты белән гармонияле ярашуы, навигация элементларын урнаштыру урыннарын исәпкә алып, заманча технологияләр куллану, дизайнның станцияләр атамаларына туры килүе.

Барлык яңалыклар