25-тән артык команда катнашындагы турнир Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Бүген Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә үткән өстәл теннисы буенча хәйрия турниры җиңүчеләре билгеләнде.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны Елизавета Самсутина (РОСПРОФПРОМ-ГИПО) яулады, икенче урынны – Гөлнара Мөбәрәкшина (Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе), өченче урынны – Марина Белоглазова (“КПКБ” АҖ).
Ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын – Виталий Будзинский (“Градстрой” ҖЧҖ), икенче урын – Антон Елагин (РОСПРОФПРОМ-ГИПО), өченче урын – Илнар Якупов (ОППО “Газпром Трансгаз Казань профсоюз”).
Команда зачетында беренче урында “Кабаре” ҖЧҖ тора, икенче урын – “Градстрой” ҖЧҖ, өченче урын – РОСПРОФПРОМ-ГИПО.
Искәртергә кирәк, Совет районы администрациясе һәм “Альпари” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган спорт чарасы ярдәмендә церебраль паралич белән авырган балалар өчен 4 махсус велосипед алырлык акча җыелды.