Казанда «Үз Телем» татар телен саклау һәм үстерү проектлары конкурсы финалчыларын игълан иттеләр. Конкурска 60ка якын гариза кергән, финалга бары тик 15 проект кына үткән. Җиңүчеләр үзара 2 млн сум күләмендә приз фондын бүлешәчәк.
Быел конкурска татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проект авторларыннан 60ка якын гариза кергән. Узган елларның җиңүчеләре дә катнашты.
Быел финалга 15 проект үтте, җиңүчеләрне август башында финалчылар үз проектларын тәкъдир иткәннән соң игълан итәчәкләр. Алар үзара 2 млн сум күләмендә грант фондын бүлешәчәк. Конкурс йомгаклары ВКонтакте рәсми төркемендә бастырыла.
Узган ел конкурста 6 катнашучы җиңде, аларның проектлары гамәлгә ашырылды инде. Алар арасында милли музыка фестивале, татар халык әкиятләре буенча спектакль, видеоподкаст һәм балалар өчен фәнни-танып белү басмасы бар. Быелгы җиңүчеләрне август башында атаячаклар.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Казан яшьләре гариза бирә алган. Проектлар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителде: digital, медиа, мәгариф, мәдәният һәм иҗат, шулай ук чараны оештыру.

Узган ел конкурста 6 катнашучы җиңде, аларның проектлары гамәлгә ашырылды инде. Алар арасында милли музыка фестивале, татар халык әкиятләре буенча спектакль, видеоподкаст һәм балалар өчен фәнни-танып белү басмасы бар. Быелгы җиңүчеләрне август башында атаячаклар.

Исегезгә төшерәбез, «Үз Телем» конкурсы Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле оештырыла. Грант ярдәме белән 19 проект гамәлгә ашырыла алды, алар арасында: С.Габяши исемендәге милли көйләр фестивале, «Кайнатма» аудио һәм видеоподкасты, «Барсиклар һәм Неко» цифрлы комикс, «Шайтан һәм аның кызы» әкиятенә нигезләнгән спектакль һәм башкалар.

2025-07-22T14:03:14+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.