В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Участоклар Порт һәм Бертуган Баталовлар урамнарында, шулай ук Ишкәкле спорт төрләре үзәге янында һәм «Салават Күпере» микрорайонында урнашкан.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрдәге яңа урыннардан тыш, карны җыю өчен элеккеге территорияләр дә файдаланыла: Васильченко, Путейская, Порт урамнары (Халиков урамы ягына таба, шулай ук тимер юллар арасындагы электр линияләре буенча), Мирный поселогындагы «Горводзеленхоз» тресты МУП җиләк-җимеш питомнигы янында, Ф.Әмирхан һәм М.Миль урамнары киселешендә (машиналар базары районында), Дәрвишләр һәм Самосыр поселокларында һәм «Седьмое небо» торак массивы янында, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, хәзер чыгарылган карның 60% тан артыгы кар эретү станцияләренә китерелә, калган күләме махсус чүплекләргә бара. Карны утильләштерү өчен шәһәрдә 11 камерага 7 кар эретү пункты төзелгән, әмма карны вакытында чистарту өчен тагын 12 кар эретү камерасы төзергә кирәк.
Шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшләвен дәвам итә. Район администрацияләренең телефоннарына да, шулай ук «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар KZN.RU порталында бастырылган.
eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша,
http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабул итү бүлмәсендә;
+7 (987)216-97-79 номерындагы WhatsApp һәм Telegram мессенджерлары буенча;
«Халык контроле» системасында – «Экология» категориясендә;
«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.