В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җылы үткәргечтә аварияне юк иткәнче кайбер автобуслар маршрутлары үзгәртелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Казанда Чуйков урамы, Бондаренко урамыннан Мусин урамына кадәрге өлешендә, барлык төр транспорт өчен дә ябылды. Биредә җылы үткәргечтәге авария юл капламына зыян китергән.
Казан җылылык челтәрләре Мусин-Чуйков урамнары киселешендәге җылы үткәргечтәге авария нәтиҗәләрен оператив рәвештә юк итәләр. Зыян күргән өлешне төзекләндерү өчен 17-нче квартлада кайнар суны һәм Чуйков урамының Бондаренко урамыннан Мусин урамына кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәтен бер тәүлеккә туктатып торырга туры килде. Иртәгә, 4 июльдә, көннең икенче яртысында кайнар су белән тәэмин итүне торгызырга планлаштырыла.
Хәзер бригада 20м озынлыктагы участокны төзекләндерә. 18 номерлы җылы үткәргеч 1983 елдан эшли һәм таушалган. Ягу сезоны башланганчы, аны алмаштырырга планлаштырыла.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе Татарстан башкаласында яшәүчеләргә урап узу маршрутын алдан уйларга киңәш итә.
Чикләүләр җәмәгать транспортына да кагылды. 10а, 15, 18, 35, 36, 40, 43, 44, 45, 62 һәм 76 номерлы автобуслар, авария нәтиҗәләрен юк иткәнче, хәрәкәт схемасын үзгәрттеләр бер якта Чуйков урамы урынына Голубятников урамы буенча хәрәкәт итәләр.
“Голубятников ур.” һәм “Дружба” тукталыш пунктларында пассажирларны кертү һәм чыгару каралмаган, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.