В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнар участогында магистраль җылылык үткәргечләрен реконструкцияләү дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Казанда 13-нче августка кадәр Мусин һәм Маршал Чуйков урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләү озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Транспорт хәрәкәте Маршал Чуйков урамындагы 12-нче номерлы йорт районында, Мусин урамындагы 10/1-нченомерлы йорт янында, шулай ук Мусин урамындагы 10-нчы номерлы йорт, 2 нче корпус янында чикләнгән.
Хәрәкәтне чикләү магистраль җылылык үткәргечләрне реконструкцияләү эшләре белән бәйле.