В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурс 13 октябрьдә Казан Ратушасында узачак
Татарстан Республикасы башкаласында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ачык конкурс игълан ителде. Теләге булган һәр кеше әлеге бәйгедә үз көчен сынап карый ала. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә Казанның вице-мэры Денис Калинкин хәбәр итте.
Башкарма комитетның яңа җитәкчесе, законнарга бәйле документлар нигезендә, конкурс аша Казан шәһәре Думасы тарафыннан сайлана. Казан шәһәре Думасы комиссиясе, конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алу һәм вазифага билгеләү өчен кандидатлар исемлеген тәкъдим итәчәк. Сайланучы белән контракт төзеләчәк.
Конкурс комиссиясе составындагы затлар исемлегенә Казан мэры Илсур Метшин, Муниципаль берәмлек башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова кертелгән.
Конкурста Россия Федерациясе гражданины булган, югары белеме һәм кимендә ике ел муниципаль хезмәт стажына ия яки белгечлек буенча кимендә дүрт ел эшләгән, шулай ук җитәкче буларак эш тәҗрибәсе туплаган затлар катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гражданнарга бәйгегә кирәкле документларны 26 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) тапшырырга кирәк. Гаризаларны Башкарма комитет Аппаратының Кадрлар сәясәте идарәсендә сәгать 9:30 дан 17:00 гә кадәр кабул итәчәкләр. Конкурс шартлары белән җентекләбрәк биредә танышырга була.
Конкурста катнашучыларны шәхси очрашуга гариза бирү көне һәм вакыты буенча гадәти чират тәртибендә чакырачаклар.
Конкурс 13 октябрьдә Казан Ратушасында узачак.