Гаризалар 1 нче июньгә кадәр кабул ителә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Казанда Николай Ершов урамы буенча урнашкан Совет районы стеласының эскиз проектын эшләүгә конкурс старт алды.
Яңа керү билгесе концепциясен территорияләрне комплекслы үстерү, шәһәр планлаштыруы, архитектура өлкәсендә профессиональ оешмалар, шулай ук физик затлар тәкъдим итә алачак.
Конкурс 3 этапта уза. Гаризалар 1 нче июньгә кадәр кабул ителә, шуннан соң 1 нче июльгә кадәр эскиз проектын тәкъдим итәргә кирәк. Йомгаклау этабы 15 нче июльгә планлаштырылган, дип хәбәр итә район администрациясенең матбугат хезмәте. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 15 нче августка кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс гаризалары Sovblag@mail.ru электрон почтасы аша һәм Совет районы администрациясендә (Шуртыгин ур., 1) кабул ителә. Барлык сораулар буенча +7(843)223-20-00 (4506 өстәмә) телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Конкурс район оешуга 65 ел тулу алдыннан уздырыла. Конкурсны уздыру шартларын сылтама буенча белергә мөмкин.