Курслар тәмамлангач, балалар Казан һәм Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында эшли алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Яшь казанлыларны «Ут әйдаман» әйдаманнар мәктәбендә укырга чакыралар. Курслар тәмамлангач, балалар Казан һәм Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында эшли алачак.
Курслар берничә юнәлеш буенча үткәрелә. Әйтик, әйдаманнарга гына түгел, ә педагог-оештыручылар, фотографлар, диджейларга да укырга була.
Курсларга 16 яшьтән өлкәнрәк яшьләр языла ала. Алар балигъ булгач, әйдаман эшли ала, ә моңа кадәр аларга балалар лагерына бару һәм әйдаман ярдәмчесе булу мөмкинлеге бирелә.
Курсларга бару өчен сылтама буенча теркәлергә, үзең турында презентация төшереп видеоролик яздырырга һәм аны voshatyykzn@gmail.com почтасына җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.