Клара Цеткин урамы буенча урнашкан Балыкчы бакчасын һәм С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерү 2020 елга планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казанлылар шәһәр паркларын: Бишбалта бистәсендәге Балыкчы бакчасын һәм Дәрвишләр бистәсендә урнашкан С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы территорияне үстерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуында катнаша ала. Яшел зоналарны төзекләндерү 2020 елга җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында планлаштырылган. 19-нчы февраль 19.00 сәгатьтә Кече Мәскәү ур., 15 адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгендә (элеккеге Машина төзүчеләр мәдәният йорты) Клара Цеткин урамындагы Балыкчы бакчасын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак. Паркта актив ял итү һәм җәяү йөрү зоналары, зур чаралар үткәрү урыны, спорт мәйданчыклары булдыру һәм арт-объектлар урнаштыру планлаштырыла. Балыкчы бакчасын төзекләндерү концепциясен Казан Мэриясе каршындагы архитекторлар төркеме эшләде. 25-нче февраль 19.00 сәгатьтә казанлылар С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркны төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуына кушыла ала. Халык белән очрашу Совет районының 84-нче номерлы мәктәбендә, Тынычлык ур., 84а адресы буенча узачак. Шәһәр халкы, активистлар, җирле җәмәгатьчелек вәкилләре, эшмәкәрләр һәм әлеге иҗтимагый киңлекләрнең киләчәгенә битараф булмаган һәркем үз идеяләрен җиткерә алачак. Иҗтимагый фикер алышулар Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм шәһәр Мэриясе каршындагы иҗади төркем тарафыннан оештырыла. Барлык кызыксындырган сорауларны +7(843)239-44-33 телефоны буенча бирергә мөмкин.