Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2020, 13:37

Казанда метрополитенның хәрәкәтчән составын модернизацияләү һәм пилотсыз хәрәкәтне эшләтеп җибәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Казан Мэры И.Метшин, «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте президенты Андрей Бокарев һәм башкалар катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте президенты Андрей Бокарев белән очрашты. Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Казан метрополитенының хәрәкәтчән составын модернизацияләү, пилотсыз хәрәкәтне эшләтеп җибәрү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Казан метросында пилотсыз хәрәкәтне оештыру турындагы презентация белән «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте идарәче директоры Андрей Романчиков чыгыш ясады. Метрода пилотсыз хәрәкәт аз кешеле энергия нәтиҗәлелеге булган технологияләрне үстерүгә ярдәм итә, пассажирга йөз тота, идарә радиоканал буенча гамәлгә ашырыла.

Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, «Трансмашхолдинг» Казан белән 2011 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Үзебездә җитештерелгән хәрәкәтчән составның якынча 60%-ын «Трансмашхолдинг» чыгарган.

Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенын пилотсыз системага күчерү идеясен хуплады. «Бу кызыклы идея, - диде ул. - Процессларны автоматлаштыру ышанычлырак эшне тәэмин итә. Пилотсыз хәрәкәтне эшләү һәм гамәлгә кертү буенча безнең тырышлыкларны берләштерергә мөмкин».

Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен эш төркеме булдырырга кушты. Эш төркеменә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, Казан Башкарма комитеты һәм «Трансмашхолдинг» вәкилләре керәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бүгенге очрашу барышында Россия шәһәрләрендә җәмәгать транспортын комплекслы үстерүгә ярдәм итү федераль программасы буенча агломерацияләрдә шәһәр җәмәгать транспортын үстерү проектын тәкъдир итү булды. Проект турында «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте директорлар советы әгъзасы Михаил Хромов сөйләде.

Барлык яңалыклар