Комиссия карамагына 9 проект тәкъдим ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Ксения Швецова). Казанда шәһәрнең тарихи үзәгендә төзелеш һәм реконструкцияләү проектлары буенча бүген эшче төркем утырышында фикер алыштылар. Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Башкарма комитетында үтте. ТР Президенты карамагына утырышта тәкъдим ителгән барлык 9 проект та җибәрелә, сүз уңаеннан, аларның берсен бу вакытка кадәр эшләп бетерергә тәкъдим ителде.
Утырышны ачып, Мэр Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисен Иван Гущинны тәкъдим итте. Ул эшче төркем утырышында беренче тапкыр катнаша. Искәртергә кирәк, комитет республика Президенты карары буенча төзелде, аңа ТР Мәдәният министрлыгының кайбер вәкаләтләре, шулай ук Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясен эшләү күчерелде.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов һ.б. белгечләр, шулай ук шәһәрнең алдынгы архитекторлары катнашты.
Татьяна Прокофьева 9 проект тәкъдим итте. Алар арасында – 1905 елда төзелгән Петцольд сыра заводы комплексы һәм Тукай ур., 97 адресы буенча “Loft-квартал “Красный Восток” административ-торак комплексы. Биш катлы комплекс 165 фатирга исәпләнә. Т.Прокофьева билгеләп үткәнчә, әлеге проект Архитектура идарәсе белгечләре тарафыннан күп тапкырлар каралды, нәтиҗәдә аны заманча стилистикада төзергә карар кылынды.
Фәтһуллин урамында индивидуаль торак йорт проектын Президент карамагына эшләнеп бетергәннән соң тәкъдим итәргә карар кылдылар. И.Метшин әлеге проектның тагын да кызыклырак булуын теләде. Мәгариф министры урынбасары Светлана Персова билгеләп үткәнчә, моның өчен, кагыйдә буларак, профессиональ архитекторларны җәлеп итәргә кирәк, ә милек ияләренең күбесе моңа әзер түгел. “Шәхси төзүчеләр белән проблема бар: аларның күбесе мөстәкыйль эшли, архитекторлар җәлеп итми. Алар моңа хаклары бар дип уйлыйлар. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Үзебез өчен билгеләгән типлаштырылган объектлар эшләү юлы белән барырга кирәктер”, - диде С.Персова.
Мэр билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә эшлекле дүшәмбедә күтәрелде. Ул шәхси төзүчеләр һәм милек ияләре белән тыгызрак эшләргә кирәк дигән фикерне хуплады. “Аларның күбесе моның шәһәр үзәге икәнлеген аңлый һәм эскизлар тәкъдим итә. Без аларга моның өчен рәхмәтле”, - диде И.Метшин.
Тагын бер проект – Щербаков тыкрыгында урнашкан эчендә-янында төзелгән торак булмаган биналы күп фатирлы торак йортлар комплексы. “Әлеге проект шәһәр төзелеше советында күп тапкыр каралды. Парковкалар һәм төзекләндерү буенча бик күп сораулар булды, алар барысы да күп тапкыр үзгәретелде. Әлеге соңгы варианта хупланды”, - диде Т.Прокофьева. Мэр шулай ук проектның яхшыруын билгеләп үтте һәм эшче төркем әгъзаларын аны хупларга чакырды.
Моннан кала, эшче төркем әгъзалары Гладилов ур., 53 адресы буенча урнашкан административ-офис бинасын, Сара Садыйкова ур., 59 адресы буенча урнашкан мех фабрикасы бинасын реконструкцияләү проектын, Тихвин Изге Ана иконасын табу хөрмәтенә часовня проектын хупладылар.
Утырыш азагында И.Метшин катнашучыларга футбол буенча узган дөнья чемпионатына әзерлек эшләрендә катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. “Кунаклар, катнашучылар, оештыручылар, FIFA президенты – барысы да чисталык, Казанның төзек булуын һәм кунакчыллыгын гына түгел, шәһәрнең кабатланмас йөзен дә билгеләп үттеләр. Сезнең тарафтан архитектура җәмәгатьчелегеннән хезмәттәшләрегез белән бик зур эш эшләнде. Бу эшне киләчәктә дәвам итәргә кирәк”, - диде Мэр.