Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2023, 17:04

Казанда хайваннар белән эш итү турындагы законны үзгәртү турында фикер алыштылар

Утырышта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май). Бүген «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы бүлегендә Хайваннар белән җаваплы мөгамәлә итү турындагы законны үзгәртү турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча позиция формалаштырылачак һәм тәкъдимнәр төзеләчәк – аларны карау өчен РФ Дәүләт Думасына җибәрәчәкләр. Утырышта катнашучылар бертавыштан закон проектын караудан алып ташларга һәм булган норматив акт белән эшләргә, ягъни аны киңәйтергә һәм тулыландырырга кирәк дигән карарга килделәр. Очрашуда нинди аргументлар китерелгәнлеге турында – KZN.RU материалда.

«Хайваннар дөньясын саклау» федераль партия проектының иҗтимагый советы утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, әйләнә-тирәлекнең дог- френдли менеджеры Дарья Раек, онлайн форматта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча Таһир Һадиев һәм башкалар катнашты.

Гамәлдәге законга ни булган?

Гыйниятуллин хайваннар белән җаваплы мөнәсәбәт кору турындагы федераль законны үзгәртүне һәркем белә дип саный. Төзәтмәләр илнең субъектларына вәкаләтләр бирүне күздә тота, алар буенча кешеләр хайваннар белән эш итү тәртибен үзләре эшли ала һәм гамәлдәге законның статьяларын санга сукмый, анда «хайваннарны тоту – стерилизация – вакцинация – кайтару» системасын үтәүнең мәҗбүри шартлары турында әйтелә.

«Федераль закон башта тулысынча эшләнмәгән иде, шуңа күрә кайбер төбәкләр өчен аны үтәү авыр булды. Ерак аралар, һава шартлары яки башка сәбәпләр аркасында приютлар төзү кыен булган ил субъектлары өчен законга өстәмә закон актлары чыгарып, финанслауны арттырып кертергә кирәк булды», – дип белдерде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Аны хайваннарны яклаучы, юрист Эвелина Скрипочкина хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, закон проекты юридик яктан дөрес төзелмәгән, шулай ук ул Россиянең рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм саклау векторына туры килми.

«Комплекслы чишелешләр, йортсыз һәм йорт хайваннарына йогынты кирәк. Аннары проблема чишеләчәк», – диде хайваннарны яклаучы. Ул шулай ук гамәлдәге законның максатларын үзгәртергә тәкъдим итте – аларны төгәлрәк ясарга кирәк: «Эпидемияләрне кисәтү максатын бәяләп булмый, алар болай да булырга тиеш түгел, әмма «Авырулар санын киметү»не бәяләргә мөмкин».

Раек закон проекты өстендә профильле белемнәре булмаган кешеләр эшләвенә, әлеге өлкәне яхшы белгән катнашучыларны чакырмауларына игътибар итте.

«Эшкә биологлар, кинологлар, ветеринария табиблары, хайван хуҗалары җәлеп ителергә тиеш. Алар биологик дөньяның нинди законнар буенча яшәвен аңлыйлар, статистиканы беләләр», – дип ассызыклады дог-френдли мохит менеджеры.

Ул, Татарстанны да кертеп, төбәкләр мисалында «Хайваннарны тоту – стерилизация – вакцинация – кайтару» системасының эшләвен күрергә мөмкин, дип өстәде.

«Әгәр без саннар белән мөрәҗәгать итсәк – җавап анык булачак», – дип саный Раек.

«Хайваннарны тоту – стерилизация – вакцинация – кайтару»ны Казанда минем җитәкчелегем астында үткәрә башладылар. Ул вакытта ел саен 8 меңләп хайванны тотуга конкурс игълан иттеләр, соңгы елларда 3 мең диапазонда эшлибез. Без нәтиҗәне күрәбез – караучысыз хайваннарның берничә тапкыр кимүе сизелә. Бүген шәһәрдә этләр еш кына базалар буенча, шәһәр читендә йөри», - дип билгеләп үтте Гыйниятуллин.

Әмма закон бөтен җирдә дә эшләми, шәһәрләрдә эт һөҗүменнән үлү очраклары теркәлә.

«Без ни өчен шулай булганын ачыкларга тиеш. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә диагноз куярга, программаның, контрактларның үтәлешен карарга кирәк. Хәзер без икенче якны җәлеп итмичә эшлибез – барысы да закон проектына каршы, әмма алтын урталыкны табарга кирәк», – дип саный Һадиев.

Әгәр төзәтмәләр кабул ителсә, аннан нәрсә була?

Педагогика көллияте укытучысы Елена Мортазина закон проектын кабул итү нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Һәр заманда мәктәп намуслы кешене тәрбияләүне максат итеп куйган. Каралган закон проекты хайваннарны үтерүне рөхсәт итә – бу әхлакый гражданны тәрбияләү идеясенә каршы килә. Ике стандарт формалашачак», – диде ул. Аның карашын Гыйниятуллин хуплады: «Тулысынча килешәм. Әлеге проблемага гадәти булмаган караш бу. Аны органнар, кешеләр белән аралашканда исәпкә алырга кирәк.

Законны кабул итү нәтиҗәләрен зооволонтер Фәризә Моталипова да белдерде.

«Волонтерлар көн саен хайваннарны коткару буенча зур эш башкаралар. Төзәтмәләр кабул ителгәч, әлеге кешеләр белән нәрсә булыр?» – дип сорады ул. «Закон проектының тискәре якларының берсе – без волонтерларны һәм хайваннарны яклаучыларны әлеге эштә катнашудан читләштерәчәкбез. Фикердәшләребезне югалта алабыз. Бу факторны да исәпкә алырга кирәк», – дип килеште Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Нәтиҗәләрнең икенче аспектын «Песи һәм эт» приюты башлыгы Альберт Галиев карады: «Хайваннарны яклау турындагы закон буш урыннан барлыкка килмәде. Сукбай хайваннарны тоту финанс яктан максатчан булмады: популяция даими рәвештә торгызылды, туучылар саны артты, дип искә төшерә ул. Моннан тыш, хайваннарны тотуның нәтиҗәләре этләрнең үз-үзләрен тотышында үзгәрешләргә дә китерергә мөмкин – алар саграк була башлыйлар, аларны тоту авырлаша. Шуңа күрә закон проекты нәтиҗәсез дип санала».

Ратникова билгеләп үткәнчә, «ил зур, закон бер һәм ул бөтен кеше өчен дә эшләмәскә мөмкин».

Раек аның белән бәхәскә керде: «Ни өчен без законнарны эшне башкарып чыга алмаган төбәкләргә яраклаштырырга тиешбез? Әйдәгез аларны өйрәтик, яхшы карарлар кирәк».

«Бүген Лениногорскида эт үтерелгән дигән хәбәр килде. Җәмгыятьтә мондый мәрхәмәтсезлек таралган шартларда әлеге нормаларны кертү мөмкин түгел. Без кешелеклелек йөзен югалтырга мөмкинбез, – диде Гыйниятуллин. 10 ел элек йортсыз хайваннар саны үзләре үрчү аркасында үскән, хәзер моның сәбәбе – хуҗалык хайваннары. Безнең зур бурычыбыз – озак вакытка планлаштырып эшләү, үсеп килүче буынны тәрбияләү, без кешелекле принциплар формалаштырырга тиешбез. Барлык тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына җибәрәбез. Без, закон проектын караудан төшереп, булган законны тулыландыру яклы», - дип йомгаклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов, «Бердәм Россия» партиясенең матбугат хезмәте

Барлык яңалыклар