Архитекторлар территория дизайнында табигый мотивларны кулланырга тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казанда "Дубрава" урманы янындагы мәйданны төзекләндерү концепциясе буенча фикер алыштылар, анда архитекторлар халыкка территорияне үстерүнең якынча планын тәкъдим иттеләр.
Шулай итеп, концепция авторлары ел әйләнәсендә куллану өчен урман янындагы мәйданны тәртипкә китерергә планлаштыралар. Проект буенча биредә кафелардан павильоннар, спорт җиһазлары прокаты, бәдрәфләр һәм автобус тукталышлары барлыкка киләчәк. Шулай ук биредә уен зонасы, амфитеатр, урманга килүчеләр өчен парковка оештыру һәм торак массивтан куркынычсыз җәяүлеләр кичүе оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.
Территориянең дизайнына килгәндә, архитекторлар табигать мотивларын кулланырга, мәсәлән, агачлардан төшкән яфраклар рәвешендә павильоннар ясарга тәкъдим иттеләр. Халык әлеге идеяне хуплады. Шәһәрлеләр шулай ук парковка урыннары санын киметергә кирәклеген билгеләп үттеләр, өслек сыйфатында экологик чиста материаллар кулланырга, спорт җиһазлары прокаты өчен павильон билгеләүне яңадан карарга, "Дубраваны" символлаштыручы арт-объект һәм буккроссинг өчен китаплар булган стеллажлар урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш, халык чүпне аерып җыюны оештыру идеясен хуплады, шулай ук барлык сәламәт агачларны саклап калу һәм яңаларын утырту инициативасы белән чыктылар. Шәһәр халкы павильоннарны автомобиль тавышыннан саклау өчен юл буенда урнаштырырга тәкъдим итте.
Предложения по благоустройству территории авторы концепции принимают на электронную почту tgarch@yandex.ru.